

Республиканың кыю, ярдәмчел, оста һәм мотивацияле яшьләре пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүне яңа белгечлек алу, аны СВО зонасында куллану, ә өйгә кайткач гражданлык эшчәнлек өлкәләрендә дә файдалану өчен сайлыйлар. Бу хакта безгә “Саклаучы” гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры лейтенант Алмаз Абдрахманов сөйләде.
Хәрби сүзләренчә, егетләр СВО зонасында хезмәт итәргә әзер һәм БПЛА операторлары хезмәтенең барлык шартлары, шулай ук СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында да белә.
“Гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына 19 яшьтән алып егетләр килә. Өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар да бар. Алар СВО зонасында хезмәт итәргә әзер, карарны үз теләкләре белән һәм уйлап кабул итәләр. Барысы белән дә әңгәмәләр үткәрәбез, аңлатабыз, БПЛА операторлары хезмәте турында сөйлибез”, – диде Алмаз Абдрахманов.
Махсус хәрби операция шартларында пилотсыз системалар гаскәрләренең югары хәвефсезлек дәрәҗәсе аларның алгы сызыктан читтә эшләвеннән гыйбарәт, дип билгеләде офицер.
“Бу гаскәрләр штурм подразделениеләре түгел. Беспилотниклар операторлары башка хәрби мәсьәләләр үти. Алар разведка, сугышчыларны озата бару, мониторинг белән шөгыльләнә, – диде Алмаз Абдрахманов. – Пилотсыз системалар гаскәрләренә 18дән 35 яшькәчә булган ир-егетләр таләп ителә. Әмма өлкәнрәк яшьтәге кандидатураларны карау мөмкинлеге бар. Алар БПЛА подразделениеләрендә машина йөртүчеләр, инженерлар, сапёрлар һәм хәтта пешекчеләр булып эшли ала. Әмма гаскәрләрнең үзәге – әлбәттә дроннар операторлары. Хәрби буычлар уңышы БПЛА операторларының сыйфатлы эшенә бәйле. Шуңа сайлап алганда аларның яшенә генә түгел, сәламәтлегенә дә карыйлар. Моннан тыш, ир-атлар профотбор узачак. Башкортстаннан чыккан ир-егетләр иң яхшы БПЛА операторлары исәбендә булуын билгеләп үтәм”.
P.S.Башкортстанда яшәүче башкалар да дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.
Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.
Чыганак: bashinform.ru