Барысы да Жиңү өчен
23 Декабря 2025, 20:49

Район башлыгы СВО зонасында туганының улы белән күрешкән

Дөньялар тынычлануын теләмәгән көнебез юк...

Куергазы районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.Куергазы районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Куергазы районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Куергазы  районы башлыгы Лира Терегулова  СВО зонасыннан кайткан, анда ул гуманитар олау белән барган. Аның сүзләренә, бу аның хәрбихәрәкәтләр барган территориягә беренче тапкыр баруы. Лира Терегулова анда  “Муха” позывнойлы туганының улы белән очрашкан.  

Лира Терегулова сөйләвенчә, юлга чыгар алдыннан ул төрле хис-тойгылар кичергән. Бер яклап ул шөбһәләнгән, чөнки анда фронт. Икенче яклап ул Башкортстан егетләре яшәгән һәм сугышкан кырыс чынбарлыкны үз күзләре белән күрергә теләгән.

“Тәүлек ярым юлда булдык. Мариуполь безне контрастлар белән каршылады: нигезенә кадәр җимерелгән йортлар белән янәшә тергезелгән матур биналар тора. Тәүдә Абдул авылында яшәүче “Большой” позывнойлы офицер белән очраштым. Ул һәм аның туганы СВО башлану белән Ватан сагына бастылар. Запорожьеда  безнең күп кенә егетләр: “Чебур”, “Анакондий”, “Кузнец” белән таныштык. Бу егетләр 2022 елдан алып илебез мәнфәгатьләрен лаеклы саклап килә”, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Лира Терегулова.

Донецк халык республикасында ул “Сармат” взводы командиры урынбасарын очраткан. Һәр очрашу вакытында солдатлар якташларга кунакчыллык күрсәткән. Сугышчылар борщ һәм солдат кухнясының башка ризыклары белән сыйлаган.

“Әлбәттә, без алып килгән күчтәнәчләр һәм гуманитар ярдәм сугышчыларга бик кирәк. Әмма алар өчен йорт һәм туган як җылысы  алып килүчеләр белән күрешү мөһимрәктер. Шушы кыска вакыт эчендә егетләр миңа туганнарым кебек булдылар. Алар безнең ярдәмгә һәм ышанычлы тылга мохтаҗ”, – дип белдерде Лира Терегулова. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас