

Ул троллейбус йөртүчесе. Гөлназ Тәлгать кызы үз эшен белә һәм ярата, күп тапкырлар Бөтенрусия һәм шәһәр һөнәри осталык конкурсларында призер булды. Быел ул беренче тапкыр автобус руле артына күчә. Гөлназ – ике малай үстерүче яшь әни.
Кичә Гөлназ Иванованы һәм Стәрлетамак троллейбус идарәсенең бөтен коллективын предприятиенең 65 еллыгы белән котладылар
Көн саен ул 12 троллейбус һәм 4 автобус маршрутына хезмәт күрсәтә, бер елда 11 млн пассажир ташый. Стәрлетамакның 260 еллыгына предприятие автопаркын газ-мотор ягулыгында эшләүче 10 яңа «Вектор Next» автобусы тулыландырды. Республика аларны «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында сатып алды. Барлык хәвефсезлек стандартларына җавап бирә торган бу заманча машиналар –шәһәр җәмәгать транспорты системасын үстерүгә төгәл үз вакытында керткән өлеш.