Болар кызыклы!
29 Августа , 16:58

Йолдызлар ни сөйли?

Йолдызнамә   28 – 03 сентябрь

Йолдызлар ни сөйли?Йолдызлар ни сөйли?
Йолдызлар ни сөйли?

Кучкар (21 март – 20 апрель) Кайчак бер генә «хәлләрең ничек?» дигән сүз дә кешенең көнен үзгәртә ала. Өйдәге вак-төяк эшләрне дә соңга калдырмагыз, аларны эшләп бетерер өчен күп көч китәргә мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Яңа чәчәк, матур савыт-саба яки өй өчен берәр вак-төяк сатып алу да кәефегезне күтәрергә мөмкин. Берәр кеше белән аңлашылмаучанлык килеп чыкса, үпкәләп йөргәнче сөйләшеп алыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Көндәлек мәшәкатьләр арасында үзегез яраткан эшкә дә вакыт табыгыз. Кичләрен озак утырып калмыйча, күбрәк ял итәргә тырышыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Өйдә тәртип урнаштыру, кирәкмәгән әйберләрдән арыну өчен яхшы вакыт. Күптән кулланмаган әйберләрегезгә карап: «Бу миңа әле кирәк булыр,» -  дип үзегезне алдамаска тырышыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) Эштә яки өйдә сезгә өстәмә җаваплылык йөкләргә тырышулары мөмкин. Барысына да «әйе» дип җавап бирергә ашыкмагыз, үз көчегезне дөрес бәяләгез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Сәламәтлеккә игътибарлырак булу кирәк. Организмның «ял итәргә вакыт» дигән билгеләрен эш белән күмеп китмәгез. Җәяү йөрү, саф һавада булу, җиңел генә күнегүләр ясау файдага.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Кунакка бару яки дуслар белән очрашу өчен уңайлы чор. Күптән аралашмаган кеше белән яңадан элемтәгә керүегез дә ихтимал. Әмма бөтен серләрегезне беренче очрашуда ук сөйләп бетермәгез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезгә ошамаган сүз ишетсәгез, шунда ук җавап кайтарырга ашыкмагыз. Ачу белән әйтелгән сүзне соңыннан кире җыя алмассыз. Көчегезне бәхәскә түгел, үзегезгә файдалы эшкә тотыгыз.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь) Көтелмәгән юлга чыгарга яки берәр яңа эшкә тотынырга тәкъдим булырга мөмкин. Тик башта шартларын яхшылап ачыклагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Эшне беренче урынга куеп, үзегезне бөтенләй онытып бетермәгез. Көн дә баш күтәрмичә эшләү атна ахырына көчсез калдырырга мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Өйдә яки эштә гадәти тәртипне бераз үзгәртеп карагыз. Урын алыштыру белән уйлар да яңарыр. Яңа кешеләр белән танышудан тартынмагыз.

Балык (19 февраль – 20 март) Яңа башлангычлар башта авыр тоелса да, эшнең очына чыга башлагач күңелегез дә тынычланыр. Якын кешегезгә ярдәм кирәк булса, кулыгыздан килгәнчә булышыгыз. Яхшылыкның кайчан һәм ничек әйләнеп кайтасын алдан белеп булмый, әмма ул югалмый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас