Болар кызыклы!
20 Августа , 11:54

Әбиләр чуагы 2026: кайчан башланачак һәм күпме дәвам итәчәк

Русиянең үзәк өлешендә 2026 елгы әбиләр чуагы сентябрьнең икенче декадасында башланырга мөмкин.

Әбиләр чуагы 2026: кайчан башланачак һәм күпме дәвам итәчәкӘбиләр чуагы 2026: кайчан башланачак һәм күпме дәвам итәчәк
Әбиләр чуагы 2026: кайчан башланачак һәм күпме дәвам итәчәк

Синоптикларның беренчел фаразлары буенча, җылы көннәр кыска вакытлы салкыннардан соң киләчәк һәм бер-ике атна дәвам итәчәк.

«Российская газета» мәгълүматларына караганда, Русиянең урта полосасында җылы көннәрнең 10–14 сентябрь тирәсендә башлануы көтелә.

Фараз буенча, җылы һава торышының иң югары ноктасы 23–25 сентябрьгә туры килергә мөмкин. Шуннан соң һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә.

Гадәттә Әбиләр чуагы 7 көннән 14 көнгә кадәр дәвам итә. Әмма аның вакыты төбәкнең климат үзенчәлекләренә бәйле.

Русиянең көньяк төбәкләрендә җылы һава сентябрь ахырына кадәр сакланырга мөмкин. Төньяк районнарда исә Әбиләр чуагы иртәрәк — август ахырында ук башланырга мөмкин.

Халык күзәтүләрендә көзге җылылыкның килүен алдан күрсәтә торган берничә билге бар. Август ахырында күпләп пәрәвезләр күренүе коры һәм җылы көзгә ишарә итә дип санала. Чикерткәләрнең озак һәм көчле чыелдавы да җылы, яңгырсыз һава торышы белән бәйләнә.

Иртәнге куе томаннарның кояш чыгу белән тиз таралуы да озакка сузылган көзге җылылык билгесе буларак кабул ителә.

Халык ышануы буенча, 28 августта һава аяз булса, әбиләр чуагы озын һәм җылы булачак.

Әмма мондый билгеләр фәнни фараз түгел, ә күп еллар дәвамында формалашкан халык күзәтүләре булып тора.

Халык календаре буенча, беренче кыраулар гадәттә Әбиләр чуагы тәмамланганнан соң төшә. Шулай итеп, сентябрьдәге җылы һәм кояшлы көннәрдән соң көзге салкыннар башланырга мөмкин.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=51971

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас