Болар кызыклы!
17 Августа , 06:39

17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр

Туры да килә бит...

17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр
17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр

 

18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозыла.

19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер.

20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.

21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.

22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгесе көн шуның кадәр эссерәк булыр.

23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.

24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.

25 августта яңгыр яуса, "әбиләр чуагы" кыска булыр. Җылы һәм аяз булса - ак гөмбә уңар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас