

Башкортстанның атказанган артисты, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры Рәмзил Сәлманов Таиландтагы ялыннан кызыклы тарих алып кайткан.
Ялның өченче көнендә ул гаиләсе белән Маймыл Тавына барган. Коляскада баласы йоклаган, аның астында әйберләр һәм ризыклар тутырылган сумкалар булган. Алар ял итәргә туктау белән, бер маймыл памперслар һәм балалар ашамлыклары салынган сумканы алып качкан. Шул ук вакытта икенче маймыл уенчыклар салынган сумканы алып баганага менгән. Ярый әле сумкаларда документлар да, акча да булмаган.