

Язмышы өчен бөтен интернет борчылган һәм күзәткән маймылга дөньядан 2,5 мең котлау открыткасы җибәргәннәр.
Панч узган елның 26 июлендә Япониянең Итикава шәһәре зоопаркында туган, әмма әнисе аңардан баш тарткан.
Маймылны хезмәткәрләр карый башлаган һәм аңа йомшак уенчык бүләк иткәннәр. Ярты елдан соң Панчны вольерга күчерәләр, ләкин маймыллар башта аны кабул итми һәм рәнҗетә башладый. Уенчыгын кочаклаган моңсу Панч белән фото социаль челтәрләр буйлап тарала һәм аны дөнья йолдызы ясый.
Соңрак Панч башка маймыллар арасында ияләшә һәм алар белән мөнәсәбәтләрне җайга сала.
Әмма зоопарк хезмәткәрләре әйтүенчә, паркка килүчеләр махсус аны күрер өчен килүләрен дәвам итәләр.
Панчны котладыгызмы әле?
Чыганак: Shot каналы