Болар кызыклы!
23 Июля , 19:55

Менә сиңа Купидон!

Подмосковьеда 160 килограмм авырлыктагы аферист миллионнарча хатын-кызны алдаган

Менә сиңа Купидон!Менә сиңа Купидон!
Менә сиңа Купидон!

44 яшьлек Алексей С. үз яшендәге яки өлкәнрәк ялгыз ханымнарны онлайн сайтлардан тапкан. Машина сатып алырга яки сатарга дигән тәкъдимнәрдән башлаган, аннары ышанычка кереп, чәчәкләр бүләк иткән, булышкан.

Корбан кармакка эләккәч, ул машиналарны сатудан акча сораган-процентлар белән кайтарырга вәгъдә иткән. Башкаларга кредит алырга үтенгән. 51 яшьлек Ольга Алексейның икенче телефонын тапкан һәм башка хатыннар булуын ачыклаган. Башка хатынны кисәткән-тегесе ышанмаган һәм үзенә 400 меңгә кредит рәсмиләштергән. Зыян күрүчеләр арасында ир-атлар да бар-Алексей дусларыннан акча алган һәм эзсез югалган. Элегрәк аферист мошенниклык өчен ике тапкыр хөкем ителгән булган. Хәзер купидонны полиция эзли.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас