

Силикон укытучы белән кыю экспериментны Америка мәктәбендә үткәрәләр.
Яңа уку елында Нью‑Йорк штатының төньягындагы Саламанка шәһәре мәктәбендә балалар белән силикон тиреле кеше сыман робот Салли эшләячәк. Механик укытучы 11-12 сыйныф укучыларына программалаштыру, робототехника буенча дәресләрдә woz Ed программасы кысаларында (Стив Возняк катнашында) ярдәм итәчәк. Робот хатын-кыз кыяфәтле-коңгырт чәчле, ак тәнле, хәрәкәтчән куллы һәм АКШның бу төбәгенә хас акцентлы.
Шул ук вакытта Салли мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаячак. Проект бәясе-60 мең долларга якын. Мәктәп директоры Марк Билер сүзләренчә, мондый роботны гамәлгә кертү-мәгариф үсешендә яңа этап. Шул ук вакытта Салли укытучыларны тулысынча алмаштырмаячак, аның бурычы — укучыларга мөстәкыйль рәвештә чишелешләр табарга ярдәм итү.
Үзегезгә шундый препод теләр идегезме?
Чыганак: SHOT