+22 °С
Ясно


“Торатау”этнокомплексында никах тантанасы булды. Ливерпульдә (Бөекбритания) яшәүче 79 яшьлек кияү Стәрлетамактан 65 яшьлек кәләш белән никахлашу өчен ислам динен кабул иткән.
Пар башкорт табигате фонында фотога төшкән. «Бездә бик матур, һәм атна саен җомгадан якшәмбегә кадәр фотосессияләр уза. Мин аларны тирмәгә керергә чакырдым", - дигән геопарк идарәчесе Газиз Галин. – Без чын мәхәббәт өчен чакрымнар да, яшь тә киртә түгеллегенә тагын бер тапкыр инандык».