Таиландта хатын-кыз, төшенә кергән картның киңәшен тыңлап, лотереяда алты миллион бат (13,5 миллион сум) акча откан. Кампхэнгпхет провинциясеннән 25 яшьлек авырлы яшелчә сәүдәгәре Интира Сайсунга уңыш шулай итеп елмайган.
Хатын-кыз сатуның начар баруына, бурычлары күп булуына зар кылган. Май ахырында олы яшьтәге ир-ат аның төшенә кергән һәм ул 770 саны булган лотерея билеты сатып алырга киңәш иткән. Карт шулай ук откач, Сайсунның аның исеменнән изге эш эшләвен сораган.
1 июньдә хатын-кыз лотерея билеты сатып алганда 770 саны белән ике билет тапкан. Сайсун соңгы акчаларына 173770 санлы билет сайлый һәм джекпотны ота. Җиңәчәгенә ышанмаган Интира, баюын аңлагач, шатлыгыннан елап җибәргән. Ул, картка төшендә биргән вәгъдәсен үтәү өчен, үзенең туган провинциясендәге гыйбадәтханәгә акчаның бер өлешен бирәчәген әйткән. Калган сумманы ул эшкуарлыгын торгызуга җибәрергә планлаштырган.
Чыганак: Лента.ру.