

Кеше чат башында, чүплекләрдә егылса, әшәке сүз әйтеп түгел, ә бисмилла әйтеп торырга тиеш. Әшәке сүз әйтә икән, шайтан килеп, зәхмәт ияртә.
Торып, егылган урынга өч тапкыр төкереп, бисмилла әйтмичә: «Пәригә – авырлык, миңа – җиңеллек», – дияргә кирәк.
Егылганнан соң авырып йөрсәң, сызлансаң, зәхмәт кагылган була.
Зәхмәт кагылганны имләр өчен кирәкле әйберләр: көл, су, савыт.
Стакан кадәрлерәк бер савытка сул кулның өч бармагы белән көл саласы. Әз дип кабат өстәргә яисә күп дип кире алырга ярамый. Көл өстенә ярты савыт су саласы. Суны шулай ук чамалап алырга кирәк, чөнки кире алырга, калдырырга ярамый.
Имләү тәртибе: күлмәкнең алдагы изүеннән кертеп, аяк очына кадәр өч тапкыр үткәрәсе. Бу вакытта: «Мине ашамагыз, мине эчмәгез.Шушыны ашагыз, шушыны эчегез», – дип әйтәсе.
Эшләгәндә, бисмилла әйтелми.
Пәнҗешәмбе һәм җомгадан башка көннәрдә имләргә ярый. Кеше йөрүдән туктагач эшләнсә яхшы. Егылган урынга илтеп ыргытасы. Барган юлдан кайтасы, сөйләшергә ярамый.
Кеше үзен-үзе имләсә яхшы. Булдырмаса, имли белгән башка кеше дә ярый. Барысы өч тапкыр эшләнергә тиеш.
Чыганак: https://vk.com/dom_sad_recepty