

Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.
Әгәр сандугач төне буе сайрый икән — икенче көнне көчле җил булачак.
Июнь ае җылы булса — уңыш яхшы булачак.
Июнь аенда яңгырдан соң салават күпере пәйда булса — һава торышы бик озак вакыт җылы булачак.
Төнлә яшен еш булса — уңыш мул булачак.
Кичен бака кычкырса, көн җылы була.
Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән — җәй бик коры булачак, ә агачта корса — яңгырлы була.
Әгәр миләш соң чәчәк ата икән — көз озын булачак.
Июньдә томан еш булса — гөмбәләр күп булачак.
Кояш баегач, әтәч кычкырса, көн аяз була.
1–2 июнь яңгырлы булса — ай коры килер.
3 июнь көнне яңгыр яуса — елак көзгә.
4 июнь көнне көчле томан яки чык төшсә — уңышлы ел килә.
8 июнь балыклар су өстенә чыгып уйнаса — тиз генә яңгыр яумас.
9 июнь көнне урман җилсез шауласа — яңгырга.
10 июнь — көн тыныч, җилсез булса — мул уңыш көт.
22 июнь — иң озын көн, иң кыска төн.