

Моның өчен, беренчедән, карт Инә үзе дә үләргә яки исәне дә ояда йомырка салмаска мөмкин. Андый Инәне 2–2,5 ел саен яшькә алыштыралар.
Икенчедән, карт Инә йомырканы әз сала башласа, кортлар канәгатьсезлек белдереп, үзләре аны үтереп, инә казаннары ясый. Карт Инә исән булса, тотып алалар да яшьне бирәләр.
Өченчедән, рамнарны оядан читкә алып караганда, буаз Инә үлән арасына төшеп югалучан. Я ялгыш өстенә басыла, я куркып очып китә. Кире кайтса, бик әйбәт, кайталмаска да мөмкин. Рамнарны умарта өстеннән читкә алып карамыйлар.
Дүртенчедән, корт сырган рамнарны тегеләй-болай йөрткәндә, саксызлык белән Инә арага кысылып имгәнүчән. Имгәнгән Инәнең бала салалмаган очрагы булучан.
Бишенчедән, яшь Инәләр очыш ясарга яки аталанырга чыккач, берәр сәбәп белән кире кайталмаска мөмкин.
Киңәш: Инә югалган очракларда умартадагы кортлар ачулы була, тиз тузына. Әкрен эшли. Инә табып семьяга җибәрү чарасын күрү яхшы. Соңлатырга ярамый.
Әгъдәл НИЗАЕВ.
Фото: istockphoto.com.