Зирәк хатын булу серләре

Хатын-кызга белү мөһим!

Зирәк хатын булу серләреЗирәк хатын булу серләре
Зирәк хатын булу серләре

1. Ирегезне үзегезне яраткан кебек яратыгыз, хөрмәт итегез, кызыксынуларын, мавыгуларын, уй-фикерләрен, кичерешләрен бүлешегез.

2. Ирегез турында чит кеше янында да начар сүз сөйләмәгез, иртәме-соңмы үзенә ишетелүе бар.

3. Иргә кычкыру, аны башкалар алдында түбәнсетү – үзеңне кимсетү һәм көчсез булуыңны тану.

4. Ирне алдау да, бөтен дөреслекне ачып салу да хата булыр. Чама белү кирәк.

5. Тышкы кыяфәтегезне карап йөрегез, чамасын белеп кенә көйсезләнергә мөмкин.

6. Ирегезне битәрләмәгез, таләп итмәгез, үз теләгегезне җиткергәч, уйларга вакыт бирегез.

7. Ирегез алдында башкалар белән чамасын белеп кенә шаяртырга ярый.

8. Ирегезгә үзегезне кайгыртырга мөмкинлек бирегез, җавап буларак, кечкенә нәрсә өчен дә мактагыз.

9. Ирегезне яратуыгыз турында искәртеп торыгыз.

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас