Нәрсә җитми сиңа?

Әле баллы, әле әче ризык ашыйсы килә. Бу исә витаминнар кытлыгыннан булырга мөмкин икән.

Нәрсә җитми сиңа?Нәрсә җитми сиңа?
Нәрсә җитми сиңа?

Гел шоколад ашыйсы килсә, димәк, организмга магний җитми. Ул чикләвек, көнбагыш, җиләк-җимеш, кузаклыларда күп.

Майлы ризыкларга тартылу организмга кальций җитмәүдән булырга мөмкин. Ул брокколи, кузаклылар, сыр, көнҗеттә бар.

Бик еш сыр ашыйсы килсә, сезгә фосфор җитеп бетми. Ул брокколи, сөт, эремчектә күп.

Ысланган ризыклар ашыйсы килсә, организмга май кислотасы кирәк. Ул авокадо, кызыл балык, зәйтүндә бар.

Әче ризыкларга тартылсагыз, бу – организмга С витамины җитмәү билгесе. Ул лимон, мүк җиләге, киви, бакча җиләге, гөлҗимештә күп.

Баллы ризыклар ашыйсы килү – глюкоза җитмәү билгесе. Аңа хөрмә, бал, йөзем, кукуруз бай.

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас