Тузганаклар этләр өчен файдалы?

Башкортстан ветеринарлары тузганакларның этләр өчен нәрсәсе белән файдалы булуын аңлаттылар

Тузганаклар этләр өчен файдалы?Тузганаклар этләр өчен файдалы?
Тузганаклар этләр өчен файдалы?

Тузганакларда С витаминнары һәм В группасы, кальций, калий, тимер, инулин һәм антиоксидантлар бар. Бу ашкайнатуны яхшырта, сөякләрне, иммунитетны ныгыта һәм бавырны саклый. Вакланган яфракларны яки тамырларны азыкка салырга, яисә кайнатма әзерләргә кирәк. Тузганакларны, әлбәттә, экологик чиста территорияләрдә генә җыярга кирәк.

«Аллергия булырга мөмкин, - дип кисәттеләр БР ветеринария буенча дәүләт комитетында. - Шуңа күрә аз күләмнән башлагыз һәм реакцияне күзәтегез. Бөер яки үт куыгының хроник авырулары булганда, һичшиксез, ветеринар белән киңәшләшегез. Тузганаклар-этләр өчен сәламәтлек чыганагы".

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас