Уфада каштаннар чәчәк ата башлаган

Каштаннар апрель ахыры-май башында чәчәк ата, әмма быел һава шартлары аркасында чәчәк ату соңрак башланган.

Уфада каштаннар чәчәк ата башлаганУфада каштаннар чәчәк ата башлаган
Уфада каштаннар чәчәк ата башлаган

Каштаннарның ап-ак чәчәкләре шәһәр урамнарын бизи. Уфада бу агачлар «Башкортостан» концертлар залы янында,  Ленин, Киров урамнарында, Октябрь проспектындагы йорт алдында, Курчак театры янында, шулай ук Ботаника бакчасында очратырга мөмкин. Моннан тыш, Затонның Кузнецово микрорайонында каштан аллеясы утыртылган. Хәзер монда чәчәк ату чоры күзәтелә, дип хәбәр итә Киров районы хакимияте. Каштан 3 атнага кадәр чәчәк ата.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас