

Тыюлыкның өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Нурмөхәммәтов аңлатканча, сүз аерым төр буларак «зәңгәр елан» турында түгел, ә гади еланның төс вариациясе турында бара.
"Гади еланның төс вариацияләре зәңгәр төскә керә. Мин зәңгәр еланнарны Кашальдә яшәгәндә очраткан идем. Ләкин,фотога төшерергә өлгермәдем", – дип уртаклашкан галим. Тыюлыкта искәртүләренчә, еланнарда күп төрле төс вариацияләре очрый. Классик тоннардан тыш, кара,ачык соры яки комлы, кызгылт яки кирпеч төсендә һәм хәтта ак еланнар очрарга мөмкин. Белгечләр сүзләренчә, зәңгәрсу төсле елан бик сирәк очрый торганнардан.
Тыюлыкта зәңгәрсу төсле еланны куркыныч түгел, дигәннәр.
Фото: заповедник «Шульган-Таш» | официальная страница в ВК