

Татар эстрадасы артистлары төп милли бәйрәм – Сабантуйда чыгыш ясау өчен күпме акча сорауларын ачыклаганнар. Бәяләрне блогер Олеся Лесная ачыклаган.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев - 500-750 мең сум (команда белән чыгыш, 22 кеше). Артист туган якларында бушлай чыгыш ясаячагын искәртте (җырчы Нурлат районының Түбән Нурлат авылында туган).
Руслан Кираметдинов - 50 мең сумнан.
Ләйлә Галиева - 200 мең сумнан. Шул ук вакытта җырчы көненә өч Сабантуйда берьюлы чыгыш ясаса, ташлама ясарга мөмкин, дип ачыклык керткән.
Алсу Фазлыева-сум 300 мең сумнан башлана.
Илмира Нәгыймова - 250 мең сумнан.
Әлфинә Әзһәмова - 500 мең сумнан. “Сумма зур, чөнки күптән түгел чыккан җыр хәзер трендта”, – дип билгеләде ул. Исегезгә төшерәбез, Әзһәмова һәм Элвин Грей аның «Онытмаган» җырын заманча аранжировкада яңарттылар, һәм ул хитка әйләнде.
Фото: https://kazanfirst.ru/