

Эшләнмәләрнең берсе инде тормышка ашырыла. Ясалма интеллект нигезендә система авыруның электрон тарихын һәм пациент картасын анализлый һәм санаулы секундлар эчендә табибка, шәфкать туташына яки ашыгыч ярдәм хезмәткәренә нәкъ менә хәзер кирәкле мәгълүматны бирә.
Элек шул ук картаны өйрәнү өчен ярты сәгать таләп ителгән. Моннан тыш, Мурашко сүзләренчә, медицинага башка технологияләр дә актив килә: сөйләмне язу һәм аңлату, документлардан бары тик мөһим информацияне сайлап алу. Болар барысы да табиб пациентка түгел, ә кәгазь тутыруга сарыф иткән вакытны кыскартырга тиеш.