47 яшендә Ленинның оныкчыгы Елена Ульянова вафат булган

Владимир Ленинның оныкчыгы Елена Ульянова 47 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә РИА Новости.

47 яшендә Ленинның оныкчыгы Елена Ульянова вафат булган47 яшендә Ленинның оныкчыгы Елена Ульянова вафат булган
47 яшендә Ленинның оныкчыгы Елена Ульянова вафат булган

Матбугат хезмәтендә Елена Ульянованың 8 майда үлүе турында ачыклык керттеләр. Хушлашу 13 майда 14:40 сәгатьтә Митинск крематориенда узган. 

Ульянова 1978 елда Мәскәүдә туа. 1993-1997 елларда Франциядә һәм АКШта укый, аннары Русиягә кайта. Ул КПРФка керә һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә,  Ленинның сеңлесе Ольга Ульянованың гаилә тарихи мирасын саклау буенча миссиясен дәвам итә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас