

Бу хакта АКШта яшәүче татар җырчылары Лилиана Газизова һәм Зарина Вильданова хәбәр итте. Бәйрәм программасында музыка һәм биюләр, традицион призлы уеннар, чәй тантанасы (чәй самоварда кайнатылачак), балалар уен зонасы бар. Кунакларны пылау белән сыйлаячаклар, төшке аш каралган. Килергә теләүчеләрне үзләре белән тәм-том һәм җиләк-җимеш алырга сорыйлар, үз тәмеңә теләсә нинди ризык алып килергә мөмкин. Кунаклар өчен DJ Азат, Лилиана Газизова, Юлия Гарифуллина, Зарина Вильданова һәм Аина Зеттерланд чыгыш ясыйлар. 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен керү түләүле.