Болар кызыклы!
28 Апреля , 06:38

Үлем – күз белән каш арасы диләр

Әмма берәүнең дә үләсе килми.

Үлем – күз белән каш арасы диләрҮлем – күз белән каш арасы диләр
Үлем – күз белән каш арасы диләр

Аяклар авыртканда мин дә Төркиядә, Израильдә, Мәскәүдә күп йөрдем. Мамадыш районы Дусай авылына барып ауган көннәр дә күп булды. 2016 ел иде ул. Апам белән җыендык та киттек шунда. Кытай татарлары Флюра апа белән Ришат абый хозурына. Кытайда туып-үсеп, гомер буе мәктәптә укыткан алар. Ришат абыйның нәсел затлары гел табиблардан тора. Халык медицинасы, кытай энәләре белән дәвалау сәләте аңарда да бар. Шуңа күрә пенсиягә чыккач гаилә ике кызларын да ияртеп Казанга күченеп кайта һәм халыкны дәвалау эшенә алына. Югыйсә икесенә йөз меңнән артык пенсия чыга. Үз-үзләрен көйләп өйдә генә ятсалар да буласы. Берничә ел Казанда фатир яллап, өйгә килеп дәвалыйлар алар. Кытайдан кайткан диагностика аппараты, энәләр, массаж, хиджама, төрле үләннәр, табигый дарулар белән эш итәләр. Соңрак Мамадыш районы Дусай авылында өй сатып алып шунда күченәләр. Халык Казаннан ерак дип тормый, ә үҗәтләнеп йөри. Без дә өч ай алдан язылып килдек. Көнгә бер кешегә дүрт сәгать вакыт китә һәм сеанслар дәвамлылыгы 8 көн. Ни өчен Дусай? Ришат абыйның ерак бабалары туган авылы ул. Кан тарту көче үз эшен эшләгән.
Хуш, килдек авылга. Бер кеше дә фатирга кертми. Бары тик бер абый гына ничарадан бичара урнаштык шунда. Мамадышка көн саен кайтып йөрү 60 чакрым. Кая бармак кирәк. Ришат абый обедка кадәр ике, обедтан соң тагын 2 кеше ала. Бик сирәк, ялынып төнгә каршы килүчеләрне дә кабул итә. Алдан ук әйтәм – безгә бик ошады аның эш алымы. Башта 20 минут махсус сулы аппаратта аягыңны җебетәсең. Шуннан Ришат абый акырта-бакырта тездән түбән аякларга массаж ясый, бармак саен диагноз куя. Түзеп ятулары ай-һай. Аннан 1 сәгать чамасы бөтен тәнне массажлый. Бу өлеше 8 көн дәвамында кабатлана. Аннан ары исә һәр көнне я хиджама, я кытай энәләре, я кызыл лампа астында, я спиртлы тастымалларга урап, ә соңрак ут төртеп дәвалый. Миннән мәсәлән, май катламы күп булу сәбәпле хиджама вакытында кан чыкмады. Ә спиртлы тастымалларга ут төрткәч дуңгыз кебек чинап яттым. Түздем инде. Ябыгу өчен файдалы процедура. Шулай 8 көн дәваландык. Елга бер килергә кирәк дигән фикердә калдык. Әмма 2017 елда бара алмадык. Ә 2018дә Кытайга туганнарының хәлен белергә кайткан җирдән Флюра апа һәм Ришат абыйны самолеттан төшкәндә үк кулга алып хезмәт белән төзәтү лагерена озатканнар. Кытай хөкүмәте мөселманнарны җәзалаган чор бу. Боларның гаебе – татар булу. Җитмәсә, Ришат абыйның әтисе бакыйлыкка күчкән вакытта. Ир белән хатынның юллары аерыла. Икесе ике лагерьда. Без дә берничек ярдәм дә итә алмыйбыз, төгәл мәгълүмат та юк. Ике кызлары да татар егетләре белән гаилә корып Казанда калды аларның. Шәһәрнең Совет районына кергән Чебокса бистәсендә өй дә салып бетергән иделәр. Шуннан соң ләм-мим хәбәр юк. Кызлар да йомылдылар, аралашуларны өзделәр.
2020 елның нояберендә мин Ришат абый белән төгәл биш елдан соң күрешү бәхетенә ирештем. Хәтта ки, Чебоксадагы яңа өйләрендә диагностика да уздым. Кайта алганнар алар. Ә авыз йозакта.
- Лагерьда кытай гимнын өйрәндек! – дип кинаяле көлүдән узмады дәвачым. Ә Флюра апа өйдә юк иде. Кызлар – кияүләр, дүрт онык бергә җыелган, гаилә кушылган. Бу язманың максаты – газета укучыларга Ришат абыйның файдалы киңәшләрен җиткерү. Мин махсус аның фамилиясен дә язмыйм. Рекламага мохтаҗлыклары юк. Кирәк кеше үзе эзләп таба аларны. Яшәү рәвешләре, ашаулары безнекеннән аерыла бу гаиләнең. Шуңадырмы 60 яшьтән узгач та бик күркәм, яшь күренәләр. Киңәшләр исә мондый:
1. Иртән торгач ач карынга күп итеп, эчә алмас хәлгә килгәнче су эчәргә. Тышта бераз йөреп керергә һәм бушагач кына үлчәүгә басарга. Шушы арада эчәклекләр чистарып кала.
2. Беркайчан да банан кабыгын ташламаска. Киптереп, төеп, порошок хәлендә кулланырга. Кан басымын төшерә. Кабыкны 20 минут суда кайнатып аякларны тыгып утыру да файдалы. Көнгә бер банан ашау – организм өчен отышлы.
3. Иртәнге ашка иң файдалы аш – йомырка. Кайнап чыккач төгәл 4 минут пешерәсе. Шулай ук борчак, тары, кукуруз боткалары бик шәп.
4. Көн дәвамында кеше балык, тавык һәм ат ите, кызыл кәбестә, арахис ашый алса – бик тә файда.
5. Дөньяда иң кирәкле ризык – кабак төше. Тикмәгә генә яшелчәләр патшасы димиләр аны.
6. Йөрәк өчен кара төстәге ризыкларга игътибар бирергә кирәк. Әйтик, кара дөге, кара фасоль, караҗимеш.
7. Холестиринны төшерү өчен Д, С, Е витаминлы ризыклар кирәк. Бу исә гөмбә. Бигрәк тә кара гөмбә отышлы.
8. Эчәкләр чистарсын өчен көн дәвамында банан, мандарин, грейпфрут ашарга кирәк. Ә сарымсакны мантоваркада парда пешерергә. Ул тромбларны чистарта.
9. Күз өчен дә, бавырга да кишер, сельдерей бик файда. Тән балансында А, С витаминнары булырга тиеш. Эчәкләр белән бер бәйләнештә булып өчесенә дә кабырга шулпасы кирәк. Аңа имбирь турап саласың. Шул ук кишерне, бәрәңге, суган, помидор өстисең.
10. Хәзер кеше грыжа белән интегә. Аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, тозлы – борычлы ашамаска, әче-төчегә кызыкмаска – төп дәвалану шартлары.
11. Кешенең өендә әстерхан, бәдам, кунжут чикләвекләре торырга тиеш. Алар баш миен эшләтә. Әйтик, арахисны ярты литрлы банкага тутырып өсте күмелгәнче алма уксусы салырга. Бер атнадан ашау алдыннан кабып-кабып куярга. Еллар буе ашарга була.
12. Кан куелыгын киметү өчен тәнне эш белән тирләтергә. Гомүмән, вакытында ашарга, йокларга, җәяү күп йөрергә кирәк. Инсульт булмасын өчен велосипед, бассейн, өстәл теннисы файда. Без үз кәефебезне үзебез төшерәбез. Ә ни өчен? Кәеф күтәрәм дип, яисә ач булмасак та ашау аралыгында шоколад ашау, фанта ише сулар эчеп кую гел дөрес түгел! Тәндә калций җитәрлек булсын өчен мөмкин кадәр җәяү йөрик!
Ашау өчен яшәмик!
Яшәү өчен ашыйк!
Сезнең Гөлназ Шәмси
P.S. Ришат абый кыздырган, май эчкән ризыкларга да каршы.

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас