Болар кызыклы!
23 Апреля , 17:31

"Шүлгәнташ" мәгарәсендә өрәңге ( клён) чәчәк ата башлаган

"Шүлгәнташ" мәгарәсендә өрәңге ( клён) чәчәк ата башлаган  

"Шүлгәнташ" мәгарәсендә өрәңге ( клён) чәчәк ата башлаган"Шүлгәнташ" мәгарәсендә өрәңге ( клён) чәчәк ата башлаган
"Шүлгәнташ" мәгарәсендә өрәңге ( клён) чәчәк ата башлаган

Бу-бал кортлары тормышында иң мөһим чорларның берсе. "Калканнарга җыелган кечкенә саргылт-яшел чәчәкләр нечкә хуш ис тарата һәм шифалы нектар бүлеп чыгара, — дип уртаклаштылар биредә. — Чәчәк ату нибары 10-15 көн дәвам итә, әмма бу вакыт эчендә бал кортлары яшәү өчен мөһим ресурс ала. Әлеге нектар-озын кыштан соң умарта кортлары гаиләләренә чын бүләк. Белгечләр әйтүенчә, көннәр суыту бал кортларының активлыгын һәм нектар бүленеп чыгуны киметергә мөмкин. Бай карамель тәме булган өрәңге балы үзенең уникаль үзлекләре белән дан тота: йөткергәндә ярдәм итә торган менә дигән антисептик температураны төшерүче һәм ялкынсынуга каршы тәэсиргә ия, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас