

Өч баласы пижамадан ишегалдында йөриләр, пычракта уйныйлар, бөтен җирдә ашамлыктан бушаган тартмалар ауный, һәркайда буш пакетлар һәм башка чүп-чар сибелгән. Өйнең тышкы ишеге һәм хатынының машина ишекләре киерек ачык. Этләре беркайда да күренми. Ишектән өйгә кергәч, ул тагын да зурырак тәртипсезлек күрә. Лампалар ватылган, кунак бүлмәсендә телевизор тулы тавышка эшләп утыра, барлык бүлмәләрдә уенчыклар һәм төрле киемнәр ауный. Ул йөгереп кухняга керә - раковина тулы пычрак савыт-саба, краннан су ага, шкафларда азык-төлек чәчелгән, суыткыч ишеге ачык, идәнгә эт азыгы сибелгән, өстәл астында пыяла ватыклары тәгәрәп ята. Ишек төбенә ком өелгән. Ир борчылып баскычтан икенче катка менә, аяк астында аунап яткан уенчыкларга абына-сөртенә, таралып яткан кием-салымга карамыйча, хатынын эзли. Бәлки, берәр хәл булгандыр? Бәлки хатыны авырып киткәндер? Икенче катта аны ваннадан аккан су тавышы каршы ала. Юуыну бүлмәсенә керә - анда һәр җиргә юеш сөлге, күбекле һәм пычрак сабын сибелгән, ваннага уенчыклар ташланган. Идәндә бер километр буе бәдрәф кәгазе боргаланып ята, көзге һәм стеналар теш пастасы белән буялган. Ваннадан чыккач, ул йокы бүлмәсенә ташлана һәм караватта тыныч кына китап укып яткан хатынын күрә. Хатыны укудан туктап күзләрен күтәрә, йомшак кына елмая һәм сорый: - Ә, кадерлем, син мени? Көнең ничек үтте? Ир бер сүз дә әйтә алмагач, болай дип мыгырдый: - Бүген монда нәрсә булды соң? Хатын тагын елмая һәм әйтә: - Беләсеңме, һәрвакыт өйгә кайткач син минем көне буе нәрсә эшләгәнемне сорыйсың? - Әйе шул, - дип мыгырдана ир. - Менә бүген мин чыннан да бернәрсә дә эшләмәдем, - дип җавап бирә хатыны.