+14 °С
Облачно


Куергазы районы Ермолай авылының паркындагы буада бер пар аккошны күргәннәр. Матур кошлар паркны яңадан үз йортлары итеп сайлаганнар.
"Ел саен без аларның килүен дулкынланып көтәбез. Быел яз иртә башланды, ә аккошлар һаман юк иде, һәм без инде борчыла башладык", - дип белдерделәр район хакимиятендә.
Паркка ике аккош инде алты ел рәттән кайта һәм 2024 елда аларның өч кош баласы барлыкка килгән! Узган ел алар сигезгә җиткән.
Чыганак: resbash.ru