

Кабер әһелләренә сәлам биреп керергә кирәк:
اَلسَّلَامُ عَلَى أَهْلِ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِيمِينَ ، وَإِنَّا إِنْ شَاءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ ، أَسْأَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ
«Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әс’әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ»
Мәгънәсе: «Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз».
Каберлектә кемнәр өчен зиярәт кылынса, аларның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына:
өч тапкыр «Ихлас»,
бер «Фәтихә» сүрәләре укырга кирәк.
Болардан башка «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.
Кыскарак рәвештә укылса – аягүрә, озынрак укылса − утырып Коръән укырга. Мөмкин булса, кыйблага таба юнәлеп, мөмкин булмаса, әрвахның баш яисә аяк очында укырга кирәк.
Ярамый:
каберләрдә шәм ягу, кабер ташларын үбү дөрес түгел.
Ярамый:
кабер өстенә утыру, басу, кабергә каршы намаз уку тыела.
Вакыт узгач, кабер югалмасын өчен, баш яки аяк очына бер таш яисә бер такта куярга ярый.
Ләкин күп чыгымнар сорый торган корылмалар эшләтү, каберне бизәү – рөхсәт ителми.
Кабер ташына фотосурәт кую да Ислам шәригатенә каршы килә.
Кабергә чәчәк куюның әрвахка һичбер файдасы юк. Шуның өчен андый эшләрне эшләү хупланмый.
Әмма, Ислам дине буенча каберләргә чәчәк, агач вә үлән УТЫРТУ рөхсәт ителә.
Чыганак: https://vk.com/public137431181