Болар кызыклы!
10 Апреля , 04:51

Рөстәм Нәбиев : «Колясканы калдырам, алга таба - кулларда»

«Колясканы калдырам, алга таба — кулларда»: Рөстәм Нәбиев Эверест каршында акклиматизация уза башлады

Рөстәм Нәбиев : «Колясканы калдырам, алга таба - кулларда»Рөстәм Нәбиев : «Колясканы калдырам, алга таба - кулларда»
Рөстәм Нәбиев : «Колясканы калдырам, алга таба - кулларда»

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев планетаның иң биек ноктасын — Эверест тавын буйсындыру өчен Непалга килде. Рөстәмнең төрле тауларга менү тәҗрибәсе зур, әмма мондый биек тау башына ул беренче мәртәбә менәчәк. Бүген блогер Эверестка менәр алдыннан акклиматизация узу өчен Лукла шәһәренә юл тотты.

-  Безнең бурыч – климатлаштыруны узу, ул Мера Пик тавына (якынча 6500 метр) менү белән тәмамланачак, тау башында без 2-3 төн кунарга планлаштырабыз. Колясканы мин кунакханәдә калдырам, артабан куллар ярдәмендә барам. Әлеге процесс  апрельнең 20нче көннәренә кадәр дәвам итәчәк. Эверестка без май аенда гына менәчәкбез, чөнки әле иртә. Аллаһы Тәгалә минем белән булыр", – дип билгеләде Нәбиев.

Моннан тыш, ул хейтерларга җавап бирде, алар аны тауга башка кешеләр алып менәчәк, дип язган.  Рөстәм аларга үзенең шәһәр буйлап кулларында хәрәкәт итүен, аны монда яшәүче халык ничек каршы алуын һәм аның ихтыяр көченә гаҗәпләнүен күрсәтте.

Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрләре

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас