

Безнең районда ир-ат чәч кисүче юк. Кайберәүләр, ир-ат парикмахер эзләп, Кукмарага кадәр бара. Тик бөтен кеше дә алай йөри алмый бит. Хастаханәдә ир-атны хатын-кыз шәфкать туташы операциягә әзерли аламы? Анда да кырындырырга, төкләрне кисәргә кирәк бит.
Мамадыштан бер апа.
Алмаз хәзрәт САФИН, Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы:
— Кешенең гомерен саклап калу өчен операция ясау мәҗбүри. Шуңа күрә ир-ат хирург хатын-кызга операция ясый ала, хатын-кыз шәфкать туташына ир-атны операциягә әзерләү рөхсәт ителә. Аның өчен гөнаһ булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр яшәгән заманда да хатын-кызлар сугышта яраланган ир-атларны дәвалаган.
Дин буенча, чит хатын-кыз чит ир-атның чәчен кисә алмый. Шуңа күрә ир-ат парикмахерны табарга тырышырга кирәк. Ә менә хатын — иренең, әни кеше улының чәчен кисә ала.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani