Болар кызыклы!
8 Апреля , 11:50

Рөстәм Нәбиев завещание язып калдырган

Рөстәм Нәбиев Эверест тавын яуларга киткән һәм завещание язып калдырган.

Рөстәм Нәбиев  завещание язып калдырганРөстәм Нәбиев  завещание язып калдырган
Рөстәм Нәбиев завещание язып калдырган

Ике аягын казарма җимерелү сәбәпле югалткан уфалы бүген дөньяның иң биек ноктасына экспедициясен башлады.

Рөстәм – куллары белән генә, бернинди ярдәмсез тауларга менә торган дөньядагы бердәнбер кеше. Биш ел эчендә ул Эльбрус, Манаслу, Арарат, Казбек, Килиманджаро, Аконкагуа һәм Ирәмәлне яулаган. Хәзерге максат – диңгез өслегеннән 8800 метр биеклек.

«Кем уйлаган булыр иде, 2020 елда Эльбрусны яулаган Рөстәм алты елдан соң дөньяның иң биек ноктасына күз салачагын. Алда безне уникаль сәяхәт көтә. Мин бу юлга аңлы рәвештә һәм үз-үзем белән килешү буенча барам», – дип язган ул очып киткәнче.

Блогер ике айга киткән. Ул барлык юридик мәсьәләләрне хәл итүен хәбәр иткән:

«Мин һәрвакыт тауга киткәндә, васыятьнамә язам. Без монда бик куркыныч урын булуын һәм теләсә нәрсә булырга мөмкинлеген аңлыйбыз. Безгә бәйле булмаган әйберләр бар. Бу мин үләргә китәм дигән сүз түгел, бу миңа тынычлык бирә торган бер төрле саклык чарасы».

Уңышлар телик!

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас