Болар кызыклы!
27 Марта , 10:53

Ни өчен чикләвекләре юып ашарга?

Чикләвекләре һәрвакытта да юып ашарга кирәк. Алар өслегендәге фитин кислотасы калдыклары чикләвекне организм тарафыннан эшкәртерүне авырлаштыра.

Ни өчен чикләвекләре юып ашарга?Ни өчен чикләвекләре юып ашарга?
Ни өчен чикләвекләре юып ашарга?

Әгәр дә ашар алдыннан чикләвекне суга салып торсагыз, ул кислота бетәчәк. Чикләвек яхшырак эшкәртелә һәм аңардагы витаминнар, файдалы матдәләр яхшырак үзләштерелә. Чикләвекләр салган суга бераз тоз өстәгез. Бу чикләвекләрдәге күренми торган тузанны да юып төшерергә ярдәм итәр.

Әстерхан чикләвеген, пеканны – 8 сәгатькә, миндальне – 12 сәгатькә, кабак төшен – 7 сәгатькә, кедр чикләвеген – 8 сәгатькә, Макадамия чикләвеген – 4 сәгатькә, җитен орлыгын – 6 сәгатькә, фундукны – 8 сәгатькә, кешьюны 6 сәгатькә суга салып торырга киңәш ителә. Әгәр дә чикләвекләре тагын да озаграк тотарга уйласагыз, суын һәр 8 сәгать саен алмаштырырга онытмагыз.

Чыганак: https://vk.ru/dom_sad_recepty

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас