Билетлар узган якшәмбедә беренче канал эфирында уйнатылды. Җиңүче әлегә кадәр компаниягә отышны рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итмәгән. Катнашучының Әнгәсәк авылындагы почта бүлекчәсендә бәхетле билет алуы билгеле. "Без Башкириядә яшәүчеләрне лотерея билетларын игътибар белән тикшерергә, шулай ук бу хакта якыннарына искәртергә чакырабыз. Еш кына билетларны бүләккә сатып алалар, ә аннары аны соңгы планга калдыралар. Нәкъ менә шулай эре отышлар үз хуҗаларын озак көтә", – дип ассызыкладылар дәүләт слотереясе матбугат хезмәтендә.