Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 март , 12:19

Быелгы март салкыннары 13 ел элек булган рекордны куйган

Уфада  – яңа температура рекорды.

Быелгы март салкыннары 13 ел элек булган рекордны куйган
Быелгы март салкыннары 13 ел элек булган рекордны куйган

Кичәге  төн соңгы 13 елда иң салкын төн булган.  Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, Уфа-Дим метеостанциясендә термометр баганасы -29,1°ка кадәр төшкән.  Мондый температура  2013 елның 10 мартында  күзәтелгән һәм -25,8°тәшкил иткән.

Емаши (Балакатай районы) һәм Тукан (Белорет районы) метеостанцияләре республика буенча һаваның иң түбән температурасын -37,8°теркәгәннәр.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Караидел районы Караидел авылында – һава температурасы 43°билгесенә кадәр төшкән. Кигин районы Йосыф авылында төнлә бераз «җылырак» булган  – 38°.

Чыганак: Башинформ

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас