+20 °С
Облачно


Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр. Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә. Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
Мартта томан еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә – яңгырлы җәй билгесе.