Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 март , 11:04

Башкортстан укытучысы «Могҗизалар кыры»нда җиңеп кайткан

Башкортстанның Калтасы районында яшәүче Алена Яныбаева Беренче каналның «Могҗизалар кыры» телешоуында җиңү яулады.

Башкортстан укытучысы «Могҗизалар кыры»нда җиңеп кайткан
Башкортстан укытучысы «Могҗизалар кыры»нда җиңеп кайткан

Популяр программада ул милли костюмда чыгыш ясады, туган мари телендә такмаклар башкарды.

Алена Геннадьевна – тәҗрибәле мәктәп укытучысы, күп еллар балаларга инглиз телен укыта. "Миллионлаган тамашачы яраткан «Могҗизалар кыры» шоуында якташыбыз балкып торды, — дип хәбәр иттеләр Краснохолмның беренче урта мәктәбендә. - Ул үзенең белемнәрен генә түгел, тамашачыларның һәм алып баручының йөрәкләрен яулап, искиткеч харизмасын да күрсәтте». Тапшыру эфирында Алена Яныбаева Башкортстанның Калтасы районы халкыннан мари телендә зур сәлам җиткерде, алып баручыга да үз сүзләрен кабатлауны сорады. Призга  ул ноутбукны сайлады, ә суперуеннан баш тартты.

Тапшыруга ул  ире Сергей һәм кызлары Дарья һәм Полина белән килгән иде.  

Традиция буенча гаилә алыштыргысыз алып баручы Леонид Якубович белән истәлеккә фотога төште. Катнашучының уңышын якташлары шатланып күзәтте. Сәфәрдән соң Алена Геннадьевна район җитәкчелегенә һәм мәктәпкә сәфәрне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Чыганак: Башинформ

Фото: Фото: МОБУ Краснохолмская СОШ №1 / ВКонтакте

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас