Яр Чаллыда иң өлкән кияү 83 яшьлек ир-ат булган, иң өлкән кәләш – 79 яшьлек хатын. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте.
“Статистика һәр яшьтә тә кешеләрнең мәхәббәткә буйсынуын раслый", – дип билгели ул.
Узган елда 50 яшьтән өлкәнрәк булган 429 кеше гаилә корган, шул исәптән 238 кияү һәм 191 кәләш. Аларның
21е – 70 яшьтән өлкәннәр.
Бу мәгълүматлар, Равилә Зарипова сүзләренчә, никах институты тормыш юлының барлык этапларында да кирәкле һәм әһәмиятле булып калуын дәлилли. Шул ук вакытта 2025 елда никахлашканнарның яшь составын анализлау характерлы гендер аермаларын күрсәтә. Ир - атлар арасында иң күп санлысы 25 яшьтән 29 яшькә кадәрге төркем – 819 кеше булган, бу кияүләрнең гомуми санының 26% тәшкил итә. Бу гаилә төзүгә аңлы һәм акыллы караш өстенлек итүне күрсәтә. Хатын-кызлар арасында никах активлыгының иң югары ноктасы яшьрәк категориягә туры килә –18 дән 24 яшькә кадәр. Бу төркемдә 1 168 кәләш теркәлгән, бу никахлашкан хатын-кызларның гомуми санының 38% тәшкил итә.
Чыганак: https://tatpressa.ru/headlines/44959.html