-12 °С
Болытлы
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында иң кечкенә баланың 2025 елда тууы турында хәбәр иттеләр.
Яңа туган баланың авырлыгы нибары 480 грамм тәшкил иткән. Ведомство мәгълүматы буенча, кыз Уфада республика клиник Перинаталь үзәгендә дөньяга килгән.
Ике айдан артык, ягъни 69 көн, ул яңа туган балалар өчен реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәвалана, шуннан соң өенә кайтарыла. Туганда баланың буе 30 сантиметр тәшкил иткән. Чыганак:ufatime