Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел Башкортстанда 27 574 бала туган.
Шулай ук сабыйлар үлеме дәрәҗәсе сизелерлек кимегән.
Аның сүзләренчә, Башкортстанда йөкле хатын-кызларга һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасы төзелгән.
Риск төркемнәрендәге йөкле хатыннар өчен йөклелекне алып баруның индивидуаль программалары эшләнә.
Бу Русия Федерациясенең әйдәп баручы федераль клиникалары белән берлектә телемедицина консультацияләрен кулланып башкарыла.
Авыруларны тикшерү һәм диагностикалау өчен йөкле хатыннарны иртә исәпкә кую үткәрелә, бу баланың үсешендә үзгәрешләрне ачыкларга һәм аларны төзәтү буенча чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.