Яңа елны каршылау өчен, ел төсенә туры китереп, киемнәрнең дә кызыл, әфлисун төсендәге, саргылт төстәгеләрен сайласагыз, әйбәт булыр.
Гүзәл затларга күлмәгенең озын яки кыска булуы түгел, ә бу киемдә үзен иң чибәре итеп тою мөһим.
Әллә каян «кычкырып» торган бижутерияне читкә куеп торасы. Ә менә ниндидер алтын әйбер тагу әйбәт булыр.
Иң элек дага рәвешендәге кулон Ат күңеленә хуш килер. Ир-атларга исә ел төсенә туры килә торган галстук сайларга мөмкин.
Ә инде киемгә галстук килешми икән, муенга куе кызыл яки коңгырт төстәге шарф салып куясы да – шуның белән шул.