Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 декабрь 2025, 10:51

Владимир Путин биш яшьлек малайның хыялын тормышка ашырган

Владимир Путин  биш яшьлек малайның юл-патруль хезмәтендә эшләү хыялын тормышка ашырган.

Владимир Путин биш яшьлек малайның  хыялын тормышка ашырган
Владимир Путин биш яшьлек малайның хыялын тормышка ашырган

Президент бала белән телефоннан сөйләшкәннән соң, Тимур әнисе белән Ханты-Мансийсктан Мәскәүгә очып килгән.

Анда ул Дәүләт автоинспекциясе музее буйлап экскурсиядә булган, шулай ук Башкала урамнары буйлап хезмәт автосында йөргән.

Владимир Путин, баланың юл-патруль хезмәтендә эшләргә теләве турында белгәч: "Бу – яхшы сайлау, чөнки юл-патруль хезмәте - бик мөһим  һәм җавалы эш",- дип билгеләгән.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас