Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 декабрь 2025, 12:09

Мәчеләргә Feliks килешмәгән

Мәчеләр Felix пакетикларыннан авырый башлаган.

Мәчеләргә Feliks килешмәгән
Мәчеләргә Feliks килешмәгән

Мәчеләрнең хуҗалары дымлы азык куркыныч дип сөйлиләр.

"Феликс"ны озак вакыт ашату ашкайнату, бөер һәм бавыр проблемаларына китерә: хайваннарда косу башлана һәм аппетит бетә, дип яза ra ru.

Шулай ук кайбер мәчеләр көчле кычытудан интеккән. Русиялеләр сүзләренчә, моңа кадәр Felix белән проблемалар булмаган.

Purina җитештерүчесе азык стандартлар буенча әзерләнгән дип белдерсә дә, кешеләр аны гаепли: пакетларны рационнан алгач, мәчеләр терелә башлаган.

Ветеринарлар Felix составын куркыныч түгеллеген раслый. Әмма алар мәчеләргә даими рәвештә арзанлы азык бирергә киңәш итми, чөнки аларда тәм өстәмәләре һәм туклыклы әйберләр аз. 

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас