Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
11 декабрь 2025, 12:48

КЕШЕНЕҢ ТОРМЫШЫНА ЗУР ЙОГЫНТЫ ЯСАУЧЫ ДҮРТ НӘРСӘ

Ришат хәзрәт Курамшинның искиткеч мәгънәле посты бу.Укып карагыз әле!  ҮЗЕГЕЗГӘ САКЛАП КУЕГЫЗ!

КЕШЕНЕҢ ТОРМЫШЫНА ЗУР ЙОГЫНТЫ ЯСАУЧЫ ДҮРТ НӘРСӘ
КЕШЕНЕҢ ТОРМЫШЫНА ЗУР ЙОГЫНТЫ ЯСАУЧЫ ДҮРТ НӘРСӘ

️КЕШЕНЕҢ ЙӨЗЕН НУРЛАНДЫРУЧЫ 4 НӘРСӘ:

- Тәкъвалык (Аллаһны олуглап һәм яратып Аның ачуына дучар булудан курку);

- Шөкер итү (Аллаһка рәхмәтле булу);

- Ярдәмчел булу (башкаларга булышырга тырышып яшәү);

- Еш садака бирү.

КЕШЕНЕҢ ЙӨЗЕН КАРАЛТУЧЫ 4 НӘРСӘ:

- Алдалау;

- Оятсызлык;

- Үзеңә кагылмаган нәрсәгә тыгылу;

- Үз динеңне кайгыртмау.

КЕШЕНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕНӘ ЗЫЯН КИТЕРҮЧЕ 4 НӘРСӘ:

- Күп сөйләшү;

- Күп йоклау;

- Күп ашау;

- Артык күп хисләнү.

КЕШЕНЕҢ ТӘНЕН ҖИМЕРҮЧЕ 4 НӘРСӘ:

- Нәрсә ашаганыңа әһәмият бирмәү;

- Еш төшенкелеккә бирелү;

- Гел начар нәрсәләр турында уйлау;

- Төнлә йокламау.

КЕШЕНЕ ФӘКЫЙРЬ ИТҮЧЕ 4 НӘРСӘ:

- Көндез йоклау;

- Ялкаулык;

- Гыйбадәттә ихлас булмау;

- Аллаһтан ярдәм сорамау.

КЕШЕНЕ БАЕТУЧЫ 4 НӘРСӘ:

- Садака бирү;

- Аллаһтан гөнаһлар өчен гафу үтенү;

- Аллаһны мактау;

- Гыйбадәт тәртиптә булу.

Чыганак: Динем - Ислам вк челтәре

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас