Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 декабрь 2025, 09:39

Русия туристларын Таиланд пляжында җенси якынлык вакытында тоткарлаганнар

SHOT мәгълүматлары буенча, пляжда 34 яшьлек хатын һәм аның 40 яшьлек дусты күңел ачкан.

Русия туристларын Таиланд пляжында җенси якынлык вакытында  тоткарлаганнар
Русия туристларын Таиланд пляжында җенси якынлык вакытында тоткарлаганнар

Алар кич белән урындагы клубта ял иткәннәр һәм төнге пляжда кичәне дәвам итәргә булганнар.

Пальма астындагы җенси якынлыкны үтеп барган кеше күреп, аларны видеога төшергән һәм полициягә тапшырган.

Хокук саклаучылар пляжга килгәндә, русиялеләр инде үз эшләрен төгәлләгән булалар. Ләкин гашыйкларны барыбер участокка китергәннәр. Гашыйклар кисәтү белән котылган.

Русия туристларын Таиланд пляжында җенси якынлык вакытында  тоткарлаганнар
Русия туристларын Таиланд пляжында җенси якынлык вакытында тоткарлаганнар
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас