Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 декабрь 2025, 11:52

Артистлар Яңа елда ничә сумга җырлый?

Марат Яруллин - 1 млн, Сәйдә - 300 мең, Фирдүс - 700 мең. Артистлар Яңа елда ничә сумга җырлый?

Артистлар Яңа елда ничә сумга җырлый?
Артистлар Яңа елда ничә сумга җырлый?

Татар җырчылары Яңа ел корпоративларында ничә сумга чыгыш ясый? «БИЗНЕС Online» электрон басмасы шуны барлаган.

Элвин Грейны чакырсаң, 1,5 сум чыгарып саласы. Бу бәягә ул сәгать ярым чыгыш ясаячак. Соңгы елларны бу бәя үзгәрмәгән, ди.

Ришат Төхвәтуллин 1 млн сум сорый. Узган елгы бәясен ике тапкырга арттырган.
 
Марат Яруллин да 1 млн сумга йөри. Электрон басма язуынча, Марат хәзер топ-3 беренчелегенә керә.
 
Фирдүс Тямаевның да бәясе үзгәрмәгән. Узган елдагыча, 700 мең сум. Әмма, җырчы әйтүенчә, кешесенә карап, ул арзанракка да килергә мөмкин. 40 минут чыгыш урынына сәгать ярым да җырларга мөмкин һәм моның өчен өстәмә түләү сорамаячак.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=49411

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас