Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 декабрь 2025, 20:59

40 мәче, 30 эт, бер карга белән яшәгән...

Суд хатын-кыздан 40 мәче, 30 эт һәм аның белән бергә Нефтекамадагы фатирда яшәгән бер  карганы алган. 

40 мәче, 30 эт, бер карга белән яшәгән...
40 мәче, 30 эт, бер карга белән яшәгән...

Йорт хайваннарын яратучы хатын-кызны күршеләре судка биргән. Алар фатирдан чыккан начар ис һәм тавышка зарланган.

Суд 30 көн дәвамында хайваннарны каядыр урнаштырырга, барысын да юындырырга һәм дезинфекцияләргә кирәк дигән карар чыгарган, ләкин йорт хайваннары хуҗасы аны эшләмәгән.

Аңа карата административ эш ачканнар,  мәче белән этләрне приютка илткәннәр, карганы иреккә җибәргәннәр...

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас