Болар кызыклы!
1 Декабря 2025, 20:25

“Тагын биш минут кына!”

Иртән сез дә будильнигыгызны берничә тапкыр күчерәсезме?

Медиклар будильникны күчереп кую кешене арыта гына, дигән фикергә килгән.

Һәр 5-10 минут “аз гына ятып торам” дигән уйлар кешенең биологик ритмнарын боза һәм баш миенә йокыдан уянганмы, юкмы икәнлеген аңларга комачаулый.

Шулай итеп, “хәзер торам, хәзер торам” дип будильникны  берничә тапкыр күчереп, кире йокларга яту кәефне боза, кайчакта хәтта  кеше үзен бөтенләй йокламагандай хис итә.

Шуңа күрә иң яхшысы –  телефонның (будильникның) “тагын биш минут” кнопкасыннан үлгәнче, бер тапкыр уяну һәм озакка сузмыйча тору.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас