Үбешүләр иммунитетны күтәрә, йөрәк авырулары хәвефен киметә һәм кариестан саклый. Табиблар селәгәй алмашуның бөтен организм өчен файдасын ачыклаган.
Табиблар сөйләвенчә, үбешү – иммун системасы өчен үзенчәлекле “прививка”. Организм яңа бактерияләр белән таныша һәм алардан саклану эшләп чыгару өстендә эшли башлый. Шулай ук бу бит мускуллары өчен “фитнес” та. Бу “эш”тә 30 га якын мускул катнаша, әлеге “фитнес” тирене тарттыра һәм җыерчыклар барлыкка килү процессын акрынайта. Ә йөрәк тибеше һәм тирән сулыш яхшы кардионагрузка булып тора.
Һәм бонус – кариестан саклану. Пирогов университеты стоматология институтының терапевтик стоматология кафедрасы доценты Денис Моисеев билгеләп үтүенчә, үбешү вакытында бездә актив рәвештә селәгәй бүленеп чыга, ул авызда сәламәт мохит тудыра, зарарлы азык калдыкларын юа, эмальне ныгыта һәм хәтта бактерияләр белән дә көрәшә.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.