Болар кызыклы!
18 Ноября 2025, 09:15

Сез мине алга таба да чәйни торыгыз, мин дәвам итәм...

Сез популяр блогер Равил Закировның яңа образын күрдегезме әле?

Сез мине алга таба да чәйни торыгыз, мин дәвам итәм...Сез мине алга таба да чәйни торыгыз, мин дәвам итәм...
Сез мине алга таба да чәйни торыгыз, мин дәвам итәм...

“Сез мине алга таба да чәйни торыгыз – ә мин алга таба баруымны дәвам итәм! Җырланасы җырлар алда, күрсәтәсе образлар күп, сөйлисе сүзләр байтак...” – дип язып чыккан ул үзенең социаль челтәрләрендә.

“Нишләгәннәрен белми башладылар бу блогерлар. Танылган җырчы Ганс абый Сәйфуллин каршына басып тере тавышка җырлатырга иде шуны, Ганс абый әйтер иде аңа шәпләп кая барып җырларга шушы киемнән”, – дип аерым пост куйган бу хакта Рамил Гильманов.

"Матур җырлыйсың, ирешелгәндә тукталма!"

"Юбка кидерәсе генә калган инде сиңа", -  дип язган подписчиклар да бар җыр дөньясында яңа гына яна башлаган яшь йолдыз -  Равилгә.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

фото: Равил Закировның социаль челтәреннән

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас